"Тукай геройлары бездә кунакта"
Китапханәдә «Беренчеләр» укучылары өчен Китап клубында атаклы якташ язучыбыз Габдулла Тукайның «Кисекбаш» әсәре буенча уен-квиз узды.
Балалар авторның иҗат дөньясына чумып, поэманың эчтәлеге белән таныштылар, әйтергә теләгән фикерләрен ачыкладылар. Чарада катнашучылар үзләрен интеллектуаль ярышта сынадылар, уенда активлык күрсәттеләр. Укучылар әсәрнең өзекләрен укыган вакытта, һәр детальне һәм авторның кәефен аңларга тырыштылар. Уенның иң кызык өлеше- викторина сорауларына җавап бирү булды. Катнашучылар үзләренең белемнәрен һәм зирәклекләрен тикшереп, сорауларга дөрес, тулы җаваплар бирделәр. Сораулар поэма эчтәлеге, әсәрдәге персонажлар һәм үз фикерләрен әйтеп анализ ясауга юнәлдерелгән иде.
Уздырылган чара бик җылы атмосферада узды, һәркем үзен зур әдәби гаиләнең бер өлеше итеп хис итте.