«Тукайны бергәләп укыйбыз»
2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дип исемләнгән республикакүләм проект кысаларында бүген китапханәбездә киң җәмәгатьчелек китап укучылар өчен Габдулла Тукайның «Кышка бер сүз» - «Слово к зиме» шигырен укып анализладык.
Китап укучылар шигырьнең татар һәм рус телләрендәге вариантлары белән таныштылар. Шигырь А.Н.Майковның «Весна» исемле шигыреннән өлешчә файдаланып язылуы турында мәгълүмат бирелде, шигырь катнашучылар тарафыннан сөйләнде. Г.Тукайның «Кышка бер сүз» - «Слово к зиме» шигыренең һәр строфасына тукталып анализ ясалды, шагырьнең пейзаж лирикасын куллануы, матурлыкка соклана белергә өйрәтүе, туган як табигатен идеаллаштырып, гади генә күренешләрне дә укучыга матур итеп тасвирлавы турында ассызыкланды. Чарада катнашучыларга шигырьне нәфис сүз остасы, Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов укуында ясалга видеоролик күрсәтелде. Очрашуда китап укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, фикерләр уртаклашуга корылган җанлы әңгәмә оештырылды. Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән бәйле аз билгеле булган мәгьлүматлар китап укучыларның Г.Тукай турында күзаллауларын киңәйтте, иҗатына кызыксынуны арттырды.