«О Родине, о доблести и чести»
Үзәк китапханәдә В.Ф.Ежков исемендәге 1 нче номерлы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган «О Родине, о доблести и чести» исемле батырлык дәресе узды.
Китапханәче укучыларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде. Үсеп килүче яшь буынга ата-бабаларының батырлыгы, Ватан чикләрен гасырлар буена саклаган һәм саклаучы сугышчыларның ныклыгы һәм батырлыгына хөрмәт белән карарга кирәклекне искәртте.
Батырлык дәресендә патриотик темага конкурс уздырылды, анда укучылар үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Егетләр ярышларда катнашып, үзләренең туган җирләрен, якыннарын авырлык килгәндә җиңә алырлык чын яклаучы булырга әзер булуларын исбатларга тырыштылар.
Үткәрелгән батырлык дәресе укучыларда үз илен яратырга, горурланырга, каршылык килгәндә саклауга әзер булу өчен патриотик хисләр уятты. Илебезнең чын ышанычлы алмашлары булуга өмет уятты.