«Тукайны бергәләп укыйбыз»
2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дип исемләнгән республикакүләм проект кысаларында бүген китапханәбездә киң җәмәгатьчелек китап укучылар өчен Габдулла Тукайның «Милләткә» - «Нации» шигыре белән таныштык.
Чарада шигырьне татар һәм рус телләрендә укып анализ ясалды, һәр строфага тукталып, шагыйрь әйтергә теләгән фикерләр ачыкланды. «Милләткә» шигыренең әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин укуындагы язма тыңланды. Очрашуда Г.Тукай иҗаты буенча китап укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, фикерләр уртаклашуга корылган җанлы әңгәмә оештырылды. Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән бәйле аз билгеле булган мәгьлүматлар китап укучыларның Г.Тукай турында күзаллауларын киңәйтте, иҗатына кызыксынуны арттырды.