Центральная библиотека

“Гражданнар инициативалары: һәркайсының роле”

Үзәк китапханәсендә Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче номерлы урта мәктәбе укучылары һәм Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар өчен Яшь сайлаучы көненә багышланган “Гражданнар инициативалары: һәркайсының роле” дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды.

Чарада китапханәче бөтен дөнья буйлап сайлаулар институты үсеше тарихы турында мәгълүмат бирде. Укучылар очрашуда Арча районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Гарипов Р.Р.катнашты. Гарипов Р.Р. укучылар белән эчтәлекле әңгәмә уздырды, дәүләт өчен сайлауларның мөһимлеге һәм хакимиятне формалаштыру процессында һәр гражданның бурычы, ул биргән тавышның мөһимлеге турында сөйләде.  Шулай ук очрашуда «Өченче яшьтәге университет» хокукый мәктәбе укытучысы, клиника психологы һәм медиаторы Мамаделеева Р. Р. яшьләр арасында инициативалылык, максатчанлыкның әһәмияте турында мәгълүмат бирде. Чарада катнашучыларга туган шәһәрләрен төзекләндерү буенча үз проектларын төзү биреме йөкләнде. Өч команда да эшкә актив кушылды һәм туган шәһәрләрен төзекләндерү буенча үз планнарын тәкъдим иттеләр.

Конкурста җиңүчеләргә истәлек итеп Татарстан символикасы белән стильле стикерлар тапшырылды.