Центральная библиотека

"Батыр да ул, шагыйрь дә ул, Татарның газиз улы!"

Бүген китапханәбездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына  120 ел тулу уңаеннан әдәби кичә узды. Искә алу кичәсендә Арча шәһәренең 6 нчы номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты. Чарада шагырьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгьлүмат бирелде, булган белемнәр ныгытылды. Китапханәчеләр М.Җәлилнең үлемсез шигырьләрен укыдылар, Татарстанның атказанган артисткасы Сөмбел Билалова  тарафыннан укуын видеоролик  ярдәмендә тыңлау оештырылды, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруында “Җырларым” җырының яңа варианты тыңланды. Кичәдә Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәшен 1944 нче елның 25 нче августында Берлинда Плетцензее төрмәсендә фашист палачы балтасы астында үтерүләре турында мәгълүмат бирелде һәм аларны 1 минут тынлык белән искә алынды. Шагыйрьнең “Вәхшәт” шигыренә  нигезләнен төшерелгән видеоспекталь карау күңелләрне тетрәндерде. Чарада катнашучыларга язучының “Тупчы анты” һәм “Моабит дәфтәрләре”  җыентыклары турында  мәгълүмат бирелде, китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Шулай ук чарада Муса Җәлил исемен мәңгеләштергән истәлекле урыннар белән булган видоеролик күрсәтелде. Кичә ахырында белемнәрне тикшерү һәм ныгыту максатыннан герой-шагыйрь М.Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җаваплар алынды. Сорау-җавап эшендә укучылар бик теләп дөрес җаваплар бирделәр,белемнәрен күрсәттеләр.

Муса Җәлилне искә алуга багышланган әдәби кичә укучыларга  күп мәгълүмат бирде, патриотларыбызга карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре уятты.