«Солдат войны не выбирает»
Бүген китапханәдә Арчаның 5нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Солдат войны не выбирает» дигән батырлык дәресе узды. Чарага төп кунак итеп гвардия подполковнигы Баһаветдинов Сергей Лимус улы чакырылды. Бүгенге көн героеның батырлык турындагы сөйләгәннәре мәктәп укучыларында көчле тәэсир калдырды.Батырлык дәресендә Әфган сугышчылары турында шигырьләр укылды,ролик күрсәтелде. Уздырылган чараның укучыларга патриотик тәрбия бирүдә, тарихи хәтерне яңартуда әһәмияте зур булды. Укучылар чара ахырында Әфган сугышына багышланган әдәби күргәзмә белән таныштылар.