"Серле дөньяга сәяхәт"
Бүген китапханәбездә 8 нче февраль – Россиядә фән көне уңаеннан киң җәмәгатьчелек китап укучылар өчен “Серле дөньяга сәяхәт” дигән тема астында туган якны өйрәнү белгечләре – тарихчылар белән пресс-конференция узды.
Чарага махсус кунак итеп тарихчы-галим, тарих фәннәре докторы, профессор, күптөрле китаплар авторы Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев чакырылган иде. Шулай ук конференциядә төрле елларда авыллар тарихлары буенча мәгьлүматлар туплап, китап итеп чыгаруда күп көч куйган райондашлар – китап авторлары иде. Алар Кышкар авылы тарихы китабы авторлары Ләйсән Шәфигуллина, Гөлнара Ибрагимова; Яңа Кенәр авылы тарихын җыеп туплаучы Венера Шәфигуллина; Кәче авылы тарихын язучы Фоат Закиров; Орнашбаш авылы китабы авторы Мөнир Касыймов; Казиле авылы тарихы китабы авторы Лилия Закирова; 26 авылы тарихын туплаган, авыл турындагы җыр авторы Рания Яруллина катнашты. Шулай ук конференциядә китапханәбезнең иң якын дуслары китап укучылар, тарих белән кызыксынучылар белән беррәттән, район тарихында үзенең хөрмәтле урыны, бүгенге көндә Арча районының иҗтимагый советы рәисе һәм Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районындагы җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова катнашу аерым бер мәгънә бирде.
Очрашу Расих Галимҗанов башкаруында матур җыр белән башланып китте. Җыр дулкыннарында чарада катнашучылар туган якларын искә төшерделәр. Китапханәче тарафыннан Россиядә Фән көне, аның тарихы турында бай мәгълүмат бирелде, Россиянең күренекле галимнәре, фән эшлеклеләренә багышланган видеоролик күрсәтелде. Бүгенге конференциядә фәннең төрле тармакларыннан аерып тарих өлкәсенә басым ясалды. Чарада Фәйзелхак Ислаев үзенең тормыш юлы, фәнгә ничек кереп китүе, фәнни хезмәтләре турында сөйләде, авыл тарихларын язуга теләге булганнарга киңәшләрен бирде.
Конференциядә китап авторлары китапка мәгълүмат туплау, эш барышы, авырлыклар, үтәлергә тиешле таләпләр, кирәкле фактлар турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Очрашу бик эшлекле узды. Чарада катнашучылар конференцияне оештырган өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Кирәкле, файдалы очрашуның дәвамлы булуын теләделәр.