«Тукайны бергәләп укыйбыз»
2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дип исемләнгән республикакүләм проекты кысаларында бүген китапханәбездә Габдулла Тукайның “Һәр ялтыраган алтын түгел“ - “Не все то золото, что блестит” әсәрен укып таныштык.
Чарада катнашучылар шигырьнең язылу тарихы белән таныштылар, шигырь эчтәлеге буенча фикер алыштылар. Мәсәл җанрына тартым шигырьнең метафорик сөйләмгә, киная аша читләтеп әйтүгә, акыл бирүгә нигезләнүен аңладылар. Шагыйрьнең фәлсәфи уйларының тирәнлеген ассызыклап, әсәргә җентекле әдәби анализ ясалды. Аннан соң кунаклар татар һәм рус телләрендә Земфира Вәлиева башкаруында шигырьнең җыр булып язылган вариантын тыңладылар.
Әдәби укуда катнашучыларның кызыксынуына җавап итеп китапханәче Г.Тукайның биографиясе һәм аның тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. Кунаклар шагыйрь иҗатына якын килеп шигырьләр укыдылар, тәэсирләр алмаштылар. Бүгенге очрашудан зур канәгатьләнү алып, белемнәр туплап, рәхмәт әйтеп таралыштылар.