"Көннәремә нур, ямь биреп, Гел янып тор син, күңел!"
Бүген китапханәбездә күренекле якташ язучыбыз, шагыйрь, прозаик, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәлилче-галим, мөгаллим, филология фәннәре кандидаты, доцент, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигыйның тууына 85 ел уңаеннан искә алу кичәсе узды.
Кичәдә Х. Бәдигыйның якташлары, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары, китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, язучының иҗатына гашыйк китап сөючеләр катнашты. Чарада язучының иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләнде, шигырьләре укылды, хатирәләр яңартылды.