Центральная библиотека

"Выстоял. Сражался. Победил".

Китапанәбездә Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен Ленинград блокадасындагы героик оборонага багышланган батырлык дәресе үтте.Чарада илебез тарихына тирән яра булып кереп калган  бу вакыйга турында бай мәгьлүмат бирелде. Документаль фильмнар күрсәтелде.Ул чор өчен иң кадерле булган, ачлыктан саклап калган  125 грамм икмәк  күрсәтү балаларның күңелен нечкәртте.

Батырлык дәресендә китапханә фондында булган әдәби әсәрләрдән өзекләр укылды,китап күргәзмәсе тәкьдим ителде.

 Чара шәм кабызу белән тәмамланды. Бу киләчәк өчен гомерләрен биргән,тынычлыкны, азатлыкны яулап алган  бабаларыбызны искә алу һәм рәхмәт символы буларак эшләнде.

 Ленинград сакчыларына мәңгелек дан!