«Библиотека — 2026: ориентиры на будущее»
Бүген бездә китапханә хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе узды. Китапханәчеләр үсеш перспективалары турында фикер алыштылар, алдынгы тәҗрибә белән уртаклаштылар, уңышка илтүче юллар, эшнең сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр, методларны уртага салып сөйләштеләр.
Узган елгы эш нәтиҗәләрен анализлауга аерым игътибар бирелде. Бу китапханә хезмәтенең нәтиҗәсен ачыкларга, алга таба күрсәткечләрне үстерүгә, эшнең сыйфатын яхшырту өчен төп юнәлешләрне билгеләргә ярдәм итте.