Центральная библиотека

"Виват, Студент!"

Студент чоры – якты тәэсирләр, ачышлар һәм онытылмас мизгелләр белән тулы үзенчәлекле вакыт. Бу яшьләрнең өметләр, хыяллар белән янып, фән һәм сәнгать югарылыгын яулау омтылышлары белән янып яшәгән тулы бер чоры да. Бүген Студентлар көне уңаеннан, китапханәбездә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең беренче курс студентлары стендаптта катнаштылар. Алар өчен китапханәче тарафыннан  юмор һәм  кәеф күтәрүгә корылган  мавыктыргыч интеллектуаль биремнәр әзерләнгән иде. Яшьләр уеннарда катнашып,  команда рухында үзләренең шәхси сыйфатларын күрсәттеләр, сәләтләрен һәм талантларын ачтылар. Китапханәче Татьяна көненең барлыкка килүе турында тарихи мәгълүмат бирде. Уздырылган чарада студентлар хыял дөньясына чумдылар, галәмгә үзләренең яшерен теләкләрен юлладылар. Максатларга барып җитү өчен үзләреннән зур тырышлык кирәк булуын аңладылар.