Центральная библиотека

“Җидегән чишмәләрдән илһам алган шәхес”

Бүген китапханәбездә күренекле якташ язучыбыз, фольклорчы, Г.Исхакый премиясе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел уңаеннан китап укучылар конференциясе узды.

Чарада районның әдәбиятыбызны һәм сәнгатебезне хөрмәт иткән татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары, мәшһүр прозаикның иҗатына мөкиббән китап сөючеләр катнашты. Китап укучылар конференциясендә олуг язучы турында хатирәләр яңартылды, яңа белемнәр алынды, үлемсез әсәрләреннән өзекләр укылды, аудиоязмалар тыңланды. Чарада китап укучыларга районыбыз рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Гаимов ясаган портрет тәкьдим ителде. Конференциянең төп өлешендә районыбызның татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре Гомәр аганың әдәби әсәрләре белән  якыннан таныштырдылар, сөйләгәннәрдән чыгып әсәрләргә анализ ясау оештырылды. Уздырылган чара бик файдалы, эшлекле, югары дәрәҗәдә узды.

Бүгенге конференциядә катнашкан, эчтәлекле чыгышлар ясаган һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Әдәбиятыбыз күген яктыртучы иң якты йолдызларыбызны алга таба онытмыйк, зурлыйк, нинди генә каршылыклар булса да яшь буында үлемсез әсәрләргә мәхәббәт тәрбиялик, китап укуга теләк уятыйк дигән изге теләкләрне юллыйбыз.