"Шатлыклы вакыйга"
Бүген китапханәбез киштәләре тагын бер яңа китапка баеды. Безнең китапханә каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Марсель Шәрәповның "Өч почмаклы бәхет" китабы дөнья күрде.
Китапка авторның тәүге романы, ике пьесасы тупланган. Әсәрләрендә автор Бөек Ватан, Әфган сугышы батырларын, МХО (махсус хәрби операция) каһарманнарын сурәтли, мәхәббәт темасы белән бергә, җәмгыятьтә булган тискәре күренешләрне дә кыю рәвештә тасвирлап бирә.