Центральная библиотека

«Китап яратучылар»

«Беренчеләр хәрәкәте»нең «Китап яратучылар» клубы  укучылары өчен яңа ел темасына багышланган китап кыстыргыч  ясау буенча мастер-класс уздырылды. Чара иҗат һәм әдәбият дөньясы белән мавыккан балаларны берләштерде. Алар үзенчәлекле эшләнмә ясарга омтылып, барлык фантазияләрен һәм сабырлыкларын эшкә җиктеләр. Укучылар чыршы, кар бабай һәм шарчыкларның силуэтларын кисеп алдылар. Һәр бала киселгән предметлардан үзенчәлекле китап кыстыргыч ясарга тырышты. Ихлас күңелдән ясалган эшләнмәләр китап укучыларга ошар дип ышанабыз.