"Иҗатымда күңел нурым"
Бүген китапханәбездә “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзаларының чираттагы утырышы булды. Утырышта 2025 ел иҗат нәтиҗәләре буенча отчет, киләсе яңа 2026 елга планнар каралды. Үзешчән язучыларга өй эше итеп бирелгән “Иҗат синең өчен нәрсә ул?”, ”Балачагым – рәхәт чагым!”, “Күктә кояш, җирдә син бар, миңа илһам бирүчем!” темаларына иҗат эшләре тыңланды, кыскача анализ ясалды. Алга таба иҗат итү өчен “Яңа елга керәбез”, “Кадерле кешемә”, ”Туган телдә сөйләшик!” темалары тәкъдим ителде. Каләм ияләрендә яңа ел кәефе булдыру максатыннан, “Күңелле кәеф”, “Серле кәрзин”, ”Бәхетле билет” уеннары уйнатылды. Иҗатчылар экрандагы “Кыш бабай килгән кунакка” картинасына карап билгеләнгән вакытка шигырьләр иҗат иттеләр.
Бүгенге очрашуда гармун моңнарына кушылып җырлау, яңа елга изге теләкләр юллау иҗатчыларны бер-берсенә тагын да якынайтты, алга таба иҗат итәргә рухландырды.