«Тылсым һәм могҗизалар чоры»
«Татарстанда Кыш» проекты кысаларында Арча шәһәренең үзәгендә урнашкан бакчада Үзәк китапханә хезмәткәрләре Арчаның 6 нчы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен кышкы «Тылсым һәм могҗизалар чоры» дигән тематика астында Яңа ел ярминкәсен уздырдылар.
Оештырылган чара могҗизаларга бай булды. Балаларга шат күңелле клоуннар чын карнавал оештырдылар. Мавыктыргыч конкурслар һәм уеннар балаларга бәйрәм алды кәефе бүләк итте, йөзләрендә елмаю уятты. Нәни дусларыбыз ялтырап торган бозлыкларда рәхәтләнеп шудылар, тизлек һәм җитезлек буенча бер-берсе белән ярыштылар, бергәләп кар бөртекләре җыйдылар. Балалар табышмаклар бәйгесендә көч сынашып, зирәклекләрен сынадылар. Заманча музыка ритмына биеп күңел ачу укучыларның күңеленә бигрәк тә хуш килде. Чара ахырында клоуннар балаларга татлы бүләкләр тараттылар. Мавыктыргыч чараның дәвамы китапханәнең концерт залында дәвам итте. Анда балалар өчен “Убырлы Карчык Яңа елны коткара” дигән нәфис фильм күрсәтелде.
Бу якты очрашу барлык катнашучылар өчен чын балачак һәм шатлык бәйрәме булды.