Центральная библиотека

«Россиянең төп законы»

Үзәк китапханәдә РФ Конституциясе көненә багышланган «Россиянең төп законы» дигән тема астында хокукый-интеллектуаль уен узды.

Чарада В.Ф.Ежков исемендәге Арчаның 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Ә төп кунак буларак Арча муниципаль районы иҗтимагый советы рәисе һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Арча районындагы җәмәгать ярдәмчесе Н.Р.Мифтахетдинова чакырылган иде.

 Укучыларга «Россиянең төп законы» темасы буенча биремнәр, сораулар таратылды. Биремнәрне балалар командаларга бүленеп, илебез өчен мөхим булган төп документның җаваплылыгын тоеп, аңлап үтәделәр.  Интеллектуаль уенда катнашу яшь буынга хокукый грамоталылыкның һәм гражданлык җаваплылыгының мөһимлеген аңлау өчен бик файдалы чара булды.