"Проблемалы мәсьәлә"
Үзәк китапханәдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган "Проблемалы мәсьәлә" дигән тема астында мәгълүмати-танып белү сәгате узды. Чарада Арчаның 6 нчы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары катнаштылар. Алар дискуссиядә активлык күрсәтеп, хокукый аспектлар белән таныштылар, тәнкыйди фикерләүләрен үстерделәр.
Балаларга коррупция буенча нигезле мәгьлүмат бирү максатыннан Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Э.Г.Гәрәева һәм Арча муниципаль районы иҗтимагый советы рәисе, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Н.Р.Мифтахетдинова чакырылган иде.
Китапханәче балаларга коррупциянең барлыкка килү тарихы һәм аның хәзергесе турында сөйләде. Укучылар чыганаклар аша "коррупция" сүзенең мәгънәсен җентекләп өйрәнеп, терминологияне тирәнтен аңларга тырыштылар. Чарада проблеманың кискенлеген күзалларга ярдәм итәрдәй видеоматериаллар күрсәтелде.
Балаларда коррупция темасына кагылышлы әдәби әсәрләр аеруча кызыксыну уятты. Катнашучылар танылган авторларның китапларыннан бу теманы чагылдырган эпизодларны искә төшерделәр. Очрашу тематик китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды. Чарадан укучылар бай мәгьлүмат алдылар. Мондый очрашулар үсеп килүче буында гаделлек һәм намуслылык мәсьәләләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыра.