Центральная библиотека

«Авыл яши – Деревня живет»

Арча үзәк модель китапханәсендә, «Авыл яши – Деревня живет» республикакүләм проекты кысаларында, Арча муниципаль районы башлыгы А.Г.Хисаметдинов инициативасы белән, хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме программаларын өйрәтүгә һәм районда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә багышланган эшлекле киңәшмә уздырылды. Семинарда ТР фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты К.М.Байтимеров, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Н.Ф.Хурамшин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе А.Н.Молокин, "Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясе үсеше үзәге" директоры Р.Р.Әхмәтов, Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Л.И.Абдуллин, районыбызның эшкуарлары катнашты.

“Авыл яши – Деревня живет” проектының максаты – эшкуарларга, агробизнеска ярдәм итү формалары һәм иң яхшы практик технологияләрне куллану турында мәгълүмат бирү. 2025 елдан Арча үзәк китапханәсе авыл хуҗалыгы территорияләренең эшлекле активлыгын һәм авыл тормышы рәвешен үстерү буенча мәгълүмати-координация үзәге булып тора.