Центральная библиотека

"Өстәл уеннары"

Китапханәбездә Инвалидлар декадасы кысаларында начар күрүче инвалидлар өчен өстәл уеннары буенча турнир узды. Уеннарда катнашу өчен инвалидларга уңайлы шартлар тудырылды. Чара уенчыларга онытылмаслык хисләр һәм аралашу шатлыгы бүләк итте, үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен, командада эшли белү сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Уздырылган чарадан начар күрүчеләр күтәренке кәеф белән таралыштылар.Мондый күмәк аралашулар инвалидларга җәмгыятьнең, якын тирәдәгеләрнең кайгыртуын тою  өчен бик кирәк.