"Син әле солдаттан кайткан егетләр кебек кенә!"
Бүген Арча үзәк китапханәсендә киң җәмәгатьчелек китап укучылар өчен “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, үзешчән шагыйрь, Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Хәзинә” фольклор төркеме артисты, озак еллар Арча радиосында тапшырулар әзерләгән һәм алып барган, Әфган сугышларын кичкән райондашыбыз Фәнис Тимашевның 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Юбилей кичәсендә китап укучылар, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, ”Хәзинә” фольклор төркеме, ”Батыр” егетләр төркеме артистлары, юбилярның якыннары катнашты. Чарада үзешчән шагыйрьнең төрле елларда, төрле темалар яктырткан шигырьләрен китапханәче кызларыбыз укыды. Якташыбызны котларга иҗатташ дуслары махсус тамаша-бүләк әзерләп килгән иде. Театральләштерелгән тамашалар кичәгә тагын да җылылык өстәде. Юбилярны котлау өчен Фәнис әфәндегә иҗатына, тормышына кагылышлы сораулар бирелде, ихлас җаваплар алынды. Юбилей кичәсе каләмдәшләре, хезмәттәшләре, Әфган һәм башка локаль сугышларда катнашучыларның “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасыннан дуслары, якыннар котлавы һәм музыкаль бүләкләр белән үрелеп барды. Миләүшә Фархуллина башкаруында Фәнис Тимашев сүзләренә иҗат ителгән “Әбиемнән калган ак яулык” исемле җыр күңелләрне йомшартты.
Әдәби-музыкаль кичә рәхәт бер дулкында бик матур узды. Юбиляр Фәнис Илгиз улы да, килгән кунаклар да уздырылган кичәдән бик канәгать калдылар, рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
Без, китапханә хезмәткәрләре, үз чиратыбызда якташыбызга актив тормышында бары тик сәламәтлек, иҗат дәрте белән янып, яңадан-яңа шигырьләр иҗат итүен теләдек.