Центральная библиотека

«Игелек дөньяны коткарачак»

Китапханәбездә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен «Игелек дөньяны коткарачак» исемле мәгълүмат сәгате узды. Чарада махсус кунаклар буларак «Мәрхәмәтлек үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Нуриева Резеда Фәнис кызы һәм социаль эшләр буенча белгеч Хисамова Роза Мансур кызы катнашты.

Мәгьлүмат сәгате СПИД һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалау турында  видеоролик караудан башланды. Балаларның фикерләү сәләтен тикшерү һәм үстерү максатыннан, «Размышляем вместе» дискуссия мәйданчыгы узды.

Психологлар үз чыгышларында тормыш авырлыкларын җиңү, үзаңны һәм эмоциональ интеллектны үстерү буенча киңәшләр бирделәр. Катнашучылар аралашу күнекмәләрен яхшыртуга, үз фикереңне аңлатып бирә белүгә кагылышлы  практик киңәшләр алдылар.  Белгечләр үткәргән файдалы интерактив тренинглар студентларга хәзерге тормышта игелек кылырга һәм үзара аңлашып яшәүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте.