"Батырлар эзеннән..."
Бүген китапханәбездә Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе, “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе белән берлектә уздырылган “Батырлар эзеннән” районкүләм бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге 2025 ел Россия Федерациясендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучы елы кысаларында, илебездә барган төрле еллардагы сугышлар, Ватаныбыз өчен төрле тарихи чорларда сугышкан ата- бабаларыбызның батырлыклары, тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә оештырылды.
Бәйгенең максаты - Арча районында яшәүче талантлы каләм ияләрен патриотик рухта камил әсәрләр иҗат итүгә өндәү, барлау иде. Бәйгене игълан итеп без Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтерне ныгыттык, патриотик темага әдәби әсәрләр язучыларны барладык, халык арасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм Ватанпәрвәрлекне үстерүдә өлеш керттек. Чөнки әсәрләрнең төп темасы - сугыш һәм тынычлык.
Бәйге поэзия, проза, публицистика, драматургия, балалар әдәбияты номинацияләрендә узып, барысы 17 эш кабул ителде.
“Проза” номинациясе:
1 нче урын - Арча районы Сарай Чокырча клубы мөдире, ”Каурый каләм“ әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Марсель Шарапов. “Өч почмаклы бәхет” романы белән катнашты.
2 нче урын - Арча муниципаль районы Кәче төп гомуми белем мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин.
“Драматургия” номинациясе:
1 нче урын - яшь иҗатчы Арча районы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева.
2 нче урын - ”Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Марсель Шарапов.
3 нче урын – Чиканас авылыннан ”Каурый каләм“ әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Рәмзия Мөхәммәтҗанова.
“Поэзия” номинациясе:
1 нче урын – Пешәнгер авылыннан “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Рания Галяветдинова.
1 нче урын – ”Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Марсель Шарапов.
2 нче урын – “Каурый каләм“ әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Факия Шәрәфетдинова.
2 нче урын – Арча шәһәреннән районыбызның Шәрәфле гражданины, Мөслимәләр берлеге җитәкчесе, Арча мөхтәсибәтендә укыту эшләре буенча җитәкчесе Рая Фатхуллина.
2 нче урын – “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Халидә Файзрахманова.
3 нче урын – ”Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Рәмзия Мөхәммәтҗанова.
3 нче урын – Акчишмә авылы китапханәчесе, ”Каурый каләм“ әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Халидә Мөхәммәтдинова.
Кызыксындыру бүләге:
- Гөберчәк авылыннан ветеран укытучы Рузия Мәҗитова.
- Пешәнгер авылыннан Зөлфия Хәкимова;
- Шушмабаш авылыннан хезмәт ветераны Халидә Самигуллина.
“Балалар әдәбияты” номинациясе:
1 нче урын – Яңа Кишет гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айзилә Җамалиева.
2 нче урын – Чиканас авылыннан ветеран укытучы, ”Каурый каләм“ әдәби-иҗат берләшмәсе ”Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Халидә Вафина.
“Батырлар эзеннән” бәйгесе җиңүчеләрен чын күңелдән котлыйбыз, иҗатларында зур уңышлар, яңа биеклекләр телибез.