"Китапханә һәм вакыт: яңа реалияләр"
Үзәк китапханәсендә Халыкара мәгълүмат көне уңаеннан мавыктыргыч чара узды. Китапханәче Арча гуманитар-техник техникумы студентларына мәгьлүмат көне тарихы турында сөйләде, безнең көннәргә кадәр һәрчак үсештә булуын аңлатты. Мәгълүмат ул – төрле ысуллар белән кешеләрнең икенчеләренә хәбәр бирүе, кешелек тарихында бу бик зур роль уйнавын ассызыклады. Мәгълүмат – бүгенге тормышта иң кыйммәтле әйбер булуын искәртте. Егерменче гасырның уртасыннан киң күләмдә шартлы сигналлар, техника кулланыла башлавы турында әйтеп узды. Хәзер исә телевидение, цифрлы технология, интернет, мобильтелефон аша аралашу тенденциясе баруын аңлатты. Аннары студентлар интерактив квизда катнашып, интеллектуаль биремнәр үтәделәр. Сораулар төрле өлкәләрне эченә алды, балаларга эрудиция күрсәтергә һәм белемнәрен киңәйтергә мөмкинлек бирде. Чара студентлар өчен махсус оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды. Китапханәче балаларга шәхес үсешенә һәм һөнәри үсешкә ярдәм итә торган әдәбият тәкъдим итте.
Уздырылган чара студентлар хәтерендә эз калдырыр, аларның үзаң үсешенә йогынтысы зур булыр дип ышанабыз.