«Библиотека – территория без границ»
21 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә Арчаның 1 нче номерлы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган «Библиотека – территория без границ» исемле дәрес-практикум узды.
Дәрес барышында китапханәче укучыларны энциклопедияләр, басмаларның төрле булуы белән таныштырды. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр арасындагы аермаларны аңлатты.
Балалар практик биремнәрне теләк белән үтәделәр, рус телен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Дәрес-практикум ахырында китапханәче укучыларны сүзлекләргә һәм энциклопедияләргә ешрак мөрәҗәгать итәргә өндәде.