"Ауның чын короле тарихы"
Арча үзәк китапханәсе әдәбият һәм маҗара сөючеләрне җәлеп итә торган урын булып тора. Китапханәнең уку залында китап укучылар клубы кысаларында, "Ауның чын короле тарихы" дигән әдәби квиз узды. Чара Канада натуралисты һәм язучысы Эрнест Сетон-Томпсонның рухи көче һәм зирәклеге белән исән калган, ирек өчен көрәш символы булган легендар бүре Лобо турындагы атаклы повестена багышланган иде.
Китапханәче катнашучыларны авторның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Язучының табигать һәм хайваннар турындагы әдәбиятка керткән хезмәтен ассызыклап узды.Уздырылган чарага язучының китапларыннан күргәзмә әзерләнде, күзәтү ясалды. Балалар квизда актив катнаштылар, Сетон-Томпсон әсәрләрен тирәнтен белүләрен күрсәттеләр. Жюри аларның сюжетны аңлауларын һәм белемнәрен югары бәяләде. Кичә якты флешмоб белән тәмамланды.