Центральная библиотека

"Мы разные и в этом наше богатство"

Арча үзәк китапханәсенең уку залында Курсави исемендәге күппрофильле лицей укучылары өчен очрашу-диспут узды. Ул Халыкара толерантлык көненә багышланган иде. Балалар китапханәче белән бергә толерантлык төшенчәсен, аның нигезләрен һәм кыйммәтләрен өйрәнүгә басым ясадылар. Бүгенге көндә социумда толерантлык ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия булуын ачыклар өчен  эчтәлекле видеороликлар карадылар. Бу актуаль теманы уртак салып сөйләшүдә берәү дә битараф калмады, һәркем үз фикерен әйтергә, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм чын толерант кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында әйтергә теләде. Ә конкурс-уенда катнашу укучыларга бигрәк тә мавыктыргыч һәм тормышчан  булды.

Чара ахырында барлык катнашучылар бердәм рәвештә гармония һәм бердәмлек символын булдырдылар, узләренең изге матур теләкләрен язып, агач-символга бөркетеп тарихка кертеп калдырдылар.