"Тарих аша киләчәккә..."
Буген Арча үзәк китапханәсендә 13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне уңаеннан, Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Фирдүс Гыймалтдинов әсәрләре буенча китап укучылар конференциясе узды. Очрашуга “Шом”, “Үлемнән бер адым алда” ,“Буа”, “Урда ханы Үзбәк” повесть-романнары һәм башка күп төрле җанрларда каләме үткен хөрмәтле кунагыбыз Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов, Казан шәһәренең «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Шәриф Еникеев исемендәге республика махсус китапханәсе» директоры Хәертдинов Идрис Әдип улы, шушы ук китапханәнең төбәкара хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әхмәтҗанова Миләүшә Радик кызы кайткан иде. Якташларыбыз Арча районы сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Зарипов Зөфәр Шамил улы, Балтач районыннан күрмәүче һәм начар күрүче инвалидлары, киң җәмәгатьчелек китап укучылар, күрү сәләтен югалткан һәм авыр тормыш хәлендә калган райондашларыбыз, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте укучылары һәм укытучылары, китапханәбезнең китап сөюче, әдәбият һәм тел мәсьәләләрендә битараф булмаган, үзләре дә иҗат белән янып яшәгән кадерле дуслары катнашуы кичәбезне тулыландырды. Уздырылган чара “Тарих аша киләчәккә...” дип аталды. Конференция башында бу көннең килеп чыгу тарихы турында танылган педагог һәм оештыручы Валентин Гаюи дөньяда беренче сукыр балалар мәктәбен ачу тарихына бәйле мәгълүмати видеоролик күрсәтелде, килгән кунакларның чыгышлары тыңланды.
Китапханәбездә узган китап укучылар конференциясендә язучы Фирдүс Гыймалтдиновның катнашуы очраклы түгел. Безне Фирдүс Салих улының иҗат җимешләренең начар күрүчеләр өчен чыккан вариантлары булу берләштерде. Чөнки Фирдүс әфәнденең иҗатын безнең инвалидларыбыз да укый ала. Әсәрләр начар күрүче, бөтенләй күрмәүчеләрне дә исәпкә алып, Брайль шрифты белән бастырылган. “Буа” “Урда ханы Үзбәк романнары, ”Шом”, ”Үлемнән бер адым алда” повестьлары Брайль шрифты белән бастырылып, китапханәбез киштәләрендә үз укучысын көтә. Чара язучы әсәрләре буенча анализ ясау, фикер алышу тәртибендә барды. Язучының “Урда ханы Үзбәк” романы буенча районыбызның хөрмәтле ветеран укытучысы Фәрит Вәдүт улы Вафин тулы һәм тирән фикерле анализ ясады.Шулай ук начар күрүчеләрдән Илгизәр Хөсәенов, Балтачтан Рамил әфәнде, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзасы, үзе дә кыю каләм остасы Марсель Шарапов әсәрләргә карата үз фикерләрен җиткерделәр. Шулай ук китап укучылар тарафыннан язучыга сораулар бирелеп, тулы җаваплар алынды.
Гомумән, очрашу файдалы һәм кирәкле мәгълүматларга бик бай булды. Без үз чиратыбызда Фирдүс Салих улы Гыймалтдиновка, кичәдә катнашучыларга тән саулыгы, рух ныклыгы, иҗат үңышлары, тарихка тирәнрәк үтүдә каләм үткенлеге теләдек.