"Кайтыйк әле яшьлек язына"
Бүген Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзасы, үзешчән шагыйрь тормышны яратып, иҗатта янып яшәүче каләм остасы, 2 китап авторы хөрмәтле райондашыбыз, шигьри җанлы Ренат Шәрәфиевның иҗатын китап укучыларга яктыртуга багышланган әдәби кичә узды.
Чарада китап укучыларга үзешчән шагырьнең “Кайтыйк әле яшьлек язына” дигән яңа китабы тәкьдим ителде. Әдәби-музыкаль кичәгә киң катлам китап укучылар, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, китапханәчеләр, шагырьнең туганнары, якыннары килде. Үзешчән шагыйрь иҗатын яктырткан презентация, елның төрле фасылларында китапханәчеләр тарафыннан укып төшерелгән видеороликлардан җыелма ролик әзерләнде. Кичә барышында һәр бүлеккә аерым тукталып, шигырьләр укылды, райондашыбыз, көйләр авторы Светлана Хазиева белән берлектә туган җырлар яңгырады. Чарада шигырь китабына кереш сүз язган Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлчирә Нәҗметдинова чыгышы тыңланды. Шулай ук “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары котлап матур теләкләр юлладылар. Әдәби-музыкаль кичәдә Ренат Минзөфәр улының туганнары, балалары, китап укучыларның китапка карата фикерләре, теләкләре тыңланды.
Уздырылган кичә җылы сүзләргә, матур теләкләргә бай булды, моңлы җырлар гармун көйләренә уралып уңышлы үтте. Без дә үз чиратыбызда Ринат Минзөфәр улына иҗат уңышлары теләдек, алдагы елларда да яңа китаплары дөнья күреп, китап укучыларны сөендерер дигән теләктә калдык.