«Акча белән ничек идарә итәргә?»
Бүген Арча үзәк китапханәсендә кызыклы һәм файдалы очрашу узды. «Акча белән ничек идарә итәргә?» темасын ачыклау өчен кунагыбыз - Зарипов Альберт осталык дәресе күрсәтте һәм үзенең киңәшләрен бирде.
Мастер-класс ачыклык һәм ышаныч атмосферасында узды, катнашучыларны финансларга мөнәсәбәтләрен үзгәртергә һәм уңышлы киләчәк төзи башларга рухландырды. Альберт бюджетны нәтиҗәле планлаштыру, финанс максатларына ирешү серләре белән уртаклашты, акчаны аңлы рәвештә тотуның мөһимлеген ассызыклады.
Чара кысаларында китапханәче финанслар белән рациональ эш итү һәм финанс ирегенә ирешү мәсьәләләренә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырды.