Центральная библиотека

"Белем эзләп китапханәгә"

Бүген Арча гуманитар-техник техникумының беренче курс студентлары өчен модель китапханә буйлап экскурсия оештырылды.

Студентлар вакытлы матбугат атналыгы кысаларында яшьләр өчен    чыга торган «Идел» журналы белән таныштылар. Китапханәче журналның эчтәлеге, тематикасы һәм  республикабызның үсеп килүче яшь буынның мәдәни үсеше өчен әһәмияте турында сөйләде. Шулай ук рус телендә чыга торган «Не будь зависим – скажи «нет!» журналына аерым игътибар бирелде. Бу журнал яшүсмерләр арасында зарарлы гадәтләрне профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән булуы белән файдалы.

 Виртуаль концерт залында студентлар өчен  «Әтиләр һәм балалар» дип исемләнгән нәфис фильм күрсәтелде. Иван Тургенев әсәре буенча төшерелгән бу фильм бик тәэсирле булды, укучыларга уйланырга җирлек тудырды.