"Бердәмлектә көч!"
Арча үзәк китапханәсендә Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 1 курс студентлары өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Бердәмлектә көч!” исемле мәгълүмати сәгать узды.
Китапханәче балаларга бу мөһим вакыйганың барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Күпмилләтле Россия дәүләтенең оешуында һәм яшәешендә халыклар арасындагы бердәмлекнең һәм татулыкның роле гаять зур булуын аңлатты. Алгарыш» яшьләр үзәге белгече Хисмәтуллина Д. халыкның барлык катламнары арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлекнең әһәмиятен ассызыклады. Бердәмлек җәмгыятебезнең тотрыклылыгына һәм үсешенә нигез булып торуын билгеләп үтте.
Студентлар танып белү конкурсларында активлык күрсәттеләр, бик теләп дөрес җаваплар бирделәр.
Кичә хәзерге заман рухын һәм россиялеләрнең милли горурлыгын чагылдырган патриотик видеоролик карау белән тәмамланды. Бу чара студентларның күңелендә тирән эз калдырды, бердәм көчле Россия дәүләтенең ышанычлы гражданнары булып яшәргә рухландырды.