Центральная библиотека

«Тебе, о Родина, сложил я песню ту...»"

Арча үзәк китапханәсендә Арчаның 1нче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен рус шагыйре Сергей Александрович Есенинның тууына 130 ел тулуга багышланган. «Тебе, о Родина, сложил я песню ту...»" исемле кичә-элегия узды.

Китапханәче танылган шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде, күренекле язучы Есенинның үз халкының язмышы, туган якның матурлыгы һәм кеше күңеленең мәңгелек кыйммәтләре турында уйлануларының никадәр тирән булуын ассызыклады.

Чарада катнашучыларга шагыйрьнең тормыш юлын, чор рухын, иҗат юлын тирәнрәк белергә  мөмкинлек биргән презентация күрсәтү оештырылды. Әдәби кичә ахырында балалар шагыйрьнең  аеруча әһәмияткә ия басмалары белән әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Кичә укучыларга рус әдәбиятының күренекле язучысы Сергей Есенин иҗаты аша буыннар бердәмлеген тоярга мөмкинлек бирде.