“Гомер көзләренә кергәндә дә илһам алам күңел чишмәсеннән”
Бүген Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары чираттагы утырышка җыелды. “Гомер көзләренә кергәндә дә илһам алам күңел чишмәсеннән” дигән тематика астында узган әдәби кафега яңа иҗатчылар да чакырылган иде.
Бүген “Каурый каләм”леләр Галаветдинова Рания Әхтәм кызының, Миңнуллина Эльвина Марат кызының, Халилов Наил Равил улының иҗатлары белән якыннан танышып, үз сафларына алдылар. Берләшмәдә торган һәр каләм иясе соңгы вакытта иҗат иткән эшләрен тәкьдим иттеләр, фикер алыштылар. Гомумән, Әдәби кафе бик эшлекле, файдалы узды. Иҗатка яшьләр тартылу да бик сөенечле күренеш.
Очрашудан монда катнашкан һәркем зур канәгатьләнү алып, иҗат итәргә яңа көч, рух алып кайтып киттеләр.