Центральная библиотека

«Намуслы бизнес һәм сыйфатлы ризык»

Арча үзәк модель китапханәсендә «Авыл яши – Деревня живёт» проекты кысаларында Арчаның 1нче һәм 6 нчы мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен фермерлар һәм эшмәкәрләр белән берлектә «Намуслы бизнес һәм сыйфатлы ризык» дигән темада аралашу сәгате үткәрелде.

Очрашуда Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы М.Р. Абдуллин, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре Корайван авылыннан Ф. Д. Әхмәтханов һәм Мөндеш авылыннан Б. Х. Гарипов катнашты.

Чара барышында балалар тәҗрибәле профессионалларның чыгышларын тыңладылар, алардан кыйммәтле киңәшләр алдылар. Очрашып аралашу яшьләргә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге һөнәрләренең әһәмиятен аңларга ярдәм итте. Алга таба бу өлкәдә эшкуарлык белән шөгыльләнергә теләк уянырлык мәгълүмат бирде.