"Күңел җылысын салып"
Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында булган геройларыбызга дип яшелчәләр киптерәләр. Бу күчтәнәчләр посылка итеп аларга җибәреләчәк. Әзерләнгән ашамлыклар Ватаныбызны өйдән еракта саклаучыларга өй җылысын, безнең кайгыртуыбызны, якын кешеләренең мәхәббәтен, ярдәмен искә төшерсен дигән теләктә калабыз.