Центральная библиотека

«Сезнең тормыш юлы матур тарих, күпләр өчен үрнәк булырлык!»

Бүген китапханәбездә өлкәннәр декадасы кысаларында әдәби-музыкаль кичә узды. Уздырылган чарага Арча ветераннар Советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина җитәкчелегендә районыбызның актив ветераннары, өлкән буын китап укучылар җыелды.

Чара башында кунакларга яңача җиһазландырылган, баетылган китапханә буенча экскурсия оештырылды. Кичәдә өлкәннәр яшьлекләрен искә төшереп җырладылар, төрле халыклар биюләрен башкардылар, сорауларга җаваплар биреп, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Моң иясе, танылган җырчы Мөнирә Абдуллина үзенең матур җырларын тамашачыларга бүләк итте. Махсус кунаклар Арчаның мәрхәмәтлелек үзәгеннән психолог Резеда Нуриева, “Юл хәрәкәтләре иминлеге” ДБУнең Арча районындагы профилактика бүлеге башлыгы Мөхәммәтҗанова Энҗе чакырылган иде. Алар чара кунакларына тормышта һәр көнне кирәкле бай мәгълүмат бирделәр. Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Гасимов Флорид гармунда моңлы көйләр уйнады. Гармун моңнарына кушылып бергәләп яшьлек җырларын җырлау кунакларны яшьлек чорына алып кайтты.   

Уздырылган әдәби-музыкаль кичә бик җанлы, күңелле узды. Өлкән буын кунаклар ихлас рәхмәтләрен,изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә үз чиратыбызда күпьеллык фидакарь хезмәт башкарган, бик зур батырлык һәм сабырлык белән гомер иткән, әхлакый идеалларга, хезмәтләренә тугры калган рәхим-шәфкатьле өлкәннәребезгә сүнмәс-сүрелмәс рухи көчләре өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен юлладык! Мондый күңелле очрашулар күбрәк булса иде.