«PRO космос»
Китапханәбездә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен «PRO космос» дигән тема астында космик тарихка багышланган кичә узды. Уздырылган чара катнашучыларны гаҗәеп ачышлар һәм мавыктыргыч маҗаралар дөньясына алып керде. Китапханәче Россия космик гаскәрләре көне һәм Бөтендөнья космос атнасы турында кызыклы фактлар белән уртаклашты, бу даталарның илебез һәм бөтен кешелек өчен әһәмиятен ассызыклады.
Космосны үзләштерү тарихына исемнәре мәңгегә алтын хәрефләр белән язылган атаклы кешеләргә аерым игътибар бирелде. Студентлар гамәли космонавтикага нигез салучы Сергей Королев, Константин Циолковский, ПАО «Энергия «ракета-космик корпорациясе» баллистика бүлеге башлыгы Рафаил Муртазин турында мәгьлүмат алдылар. Уздырылган чара интерактив өлеш белән тәмамланды. Анда балалар конкурсларда катнаштылар һәм космик тематикага багышланган биремнәр башкардылар. Кичә яңа белемнәр туплау, ачышлар ясау өчен бик файдалы булды. Һәр катнашучы бу чарада үзен хыялларның яңа офыкларын ача торган зур космик сәяхәттә итеп тойды.