Центральная библиотека

«Аралашу өчен социаль челтәрләр»

Арча үзәк модель китапханәсендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Аралашу өчен социаль челтәрләр» дигән мәгълүмати-танып белү сәгате узды.

     Чара башында  заманча китапханә киңлеге буйлап мавыктыргыч экскурсия оештырылды. Кунаклар цифрлы технологияләр, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы зоналар белән  таныштылар.

        Аннан соң китапханәче социаль челтәрләр һәм мобиль кушымталар дөньясына багышланган чыгыш ясады. Сөйләгәннәр аша чарада катнашучылар аралашу өчен платформаларның күптөрлелеге турында белделәр, традицион социаль челтәрләрдән башлап заманча мессенджерларга кадәр  булган мәгьлүматлар алдылар. Виртуаль киңлектә куркынычсыз эшләү буенча киңәшләргә аерым игътибар бирелде, шул исәптән шәхси мәгълүматларны һәм конфиденциальлекне яклау буенча бирелгән материаллар  да бик файдалы булды.

       Очрашуның сәламәт яшәү рәвешенә һәм авыруларны профилактикалауга ярдәм итүче файдалы гаджетларга багышланган икенче өлеше чарада катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты. Укучылар сәламәтлекне саклап калу гына түгел, ә бәлки кискен вәзгыятьтә дә гомерне саклап калырга мөмкин булган заманча җайланмалар турында белделәр.

Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, укучылар күңелендә  биргән мәгьлүматларга карата кызыксыну, заман белән бергә атларга кирәк дигән теләк уятты.