"Һәр укучыга аерым якын килү"
Безнең китапханә хезмәткәрләре Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үзебезнең актив китап укучыбыз Смелова Ирина Петровнаны сөендереп өенә китаплар илттеләр. Без һәрвакыт сәламәтлекләре чикле китап укучыларның өйләрендә булып, аларга кирәкле китапларны илтәбез, хәлләрен белеп, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәбез. Бүген дә актив укучыбыз өенә китаплар белән бергә китапханә җылысы кергән кебек булды. Китаплар уку актив укучыбызга яшәү көче, бәхетле мизгелләр китерсен!