Центральная библиотека

"Ачышлар дөньясы монда башлана"

Бүген Разъед Курса төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Арча үзәк модель китапханәсенең яңартылган заллары буйлап сәяхәт иттеләр. Укучылар өчен экскурсия оештырылды, ул заманча китапханәнең яңа бүлекләре һәм интерактив зоналары белән танышырга мөмкинлек бирде.

 Балалар яңача җиһазландырылган, баетылган китапханәдә заманча технологияләр һәм мөмкинлекләр белән таныштылар. Бу алар өчен чын ачыш булды. Оештырылган мондый чаралар яшь буында китапханәләргә ешрак йөрергә, китаплар һәм яңа белемнәр алырга теләк уята.