"Россия милли яшьләр симфоник оркестры"
Арча үзәк китапханәсенең виртуаль концерт залында Россия милли яшьләр симфоник оркестрының искиткеч концерты яңгырады. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, өлкәннәргә игътибар һәм хөрмәт йөзеннән, китапханәбезгә ветераннар чакырылды. Алар югары дәрәҗәдәге музыка сәнгатен тыңладылар. Музыкаль күчтәнәч өлкән буын өчен матур бүләк булды. Тыңлаучылар яшь музыкантларның осталыгы белән чын күңелдән ләззәтләнү минутлары кичерделәр, яшьлекләрен искә төшерделәр.