Центральная библиотека

“Көзләрдә дә язлар кабатлана“

Өлкәннәр декадасы кысаларында, Арча үзәк модель китапханәсендә, монда эшләп лаеклы ялга киткән  ветераннар өчен бәйрәм кичәсе уздырылды. Кичә уздыруның максаты: хөрмәткә ия ветераннарны яңача җиһазландырылган, баетылган китапханә белән таныштыру, кадер-хөрмәт күрсәтеп, узган яшьлек елларына алып кайту иде. Чара “Көзләрдә дә язлар кабатлана“ дигән тема астында узды.

Кадерле кунаклар өчен  яңартылган үзәк модель китапханә буенча мавыктыргыч экскурсия оештырылды. Ветераннар заманча технологияләр һәм интерьерларның яңа дизайны ярдәмендә китапханәнең  заманча үзгәргәнен күреп сокландылар. Аннан  кичә чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәм кичәсендә кунаклар күңелле итеп аралаштылар, үткәннәрне искә төшерделәр, хатирәләрне яңарттылар. Кунаклар өчен музыкаль бүләкләкләр яңгырады, уеннар әзерләнгән иде. Ветераннарыбыз гармун моңнарына кушылып җырлашып утырдылар, изге теләкләрен юлладылар.

Чара күңел җылысы һәм якты хатирәләр тулы чын бәйрәмгә әверелде. Бергә кичергән якты мизгелләрне, көлкеле очракларны һәм күңелне нечкәртә торган вакыйгаларны искә төшереп утыру кунакларга бик ошады. Очрашу өлкән буын ветераннарыбызны яшьлек язларына- китапханәче һөнәрендәге беренче адымнарына кайтарды. Чарада өлкәннәрнең чыгышларын тыңлау, фикерләрен ишетү өлкән хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсенә хөрмәт, соклану уятты. Шулай ук алдагы буыннар тапшырган традицияләрне сакларга омтылуны искә төшерде.

Уздырылган чарадан һәркем күңеленә ял, рухи байлык алды. Алдагы елларда да мондый очрашып аралашулар булыр дигән ышану хисе белән бәйрәм кичәсе тәмам булды. Бәйрәм матур истәлек булып күңелләрдә озак сакланыр!