"Дерзай. Мечтай. Читай"
Бүген, 30 сентябрьдә, Арча шәһәрендә мәдәни әһәмияткә ия зур вакыйга — яңартылган Арча үзәк модель китапханәсе ачылу тантанасы булды. Чарага хөрмәтле кунаклар чакырылды: Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы Хисаметдинов А. Г., Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Хәкимҗанов Л. С., Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры урынбасары Һадиев И. Г., Республика яшүсмерләр китапханәсе директоры Вәлиуллина Н. Р., Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Нәҗметдинова Л. М., Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Әйдәп баручы китапханәчесе Гаязова Р. Р., шулай ук Арча районының төрле оешмалары җитәкчеләре, Балтач, Әтнә, Кукмара, Биектау һәм Теләче районнары китапханәләре директорлары һәм китапханәчеләре килгән иде.
Кунаклар яңача җиһазландырылган китапханә белән таныштылар. Интерьерның татар милли колоритында бизәлеше, заманча дизайн, кунакчыллык һәм җылы атмосфера алар күңеленә хуш килде.
Китапханәдәге яңартылган абонемент китап укучыларга кирәкле басмаларны тизрәк табарга мөмкинлек бирәчәк. Модернизацияләү вакытында 5814 мең китап, китап һәм күргәзмә стеллажлары, кафедра, стильле мебель сатып алынды.
Туган якны өйрәнү зонасында районыбызның үзешчән язучылары һәм шагыйрьләренең иҗат хәзинәләре тупланган. Шулай ук монда туган якның үткәне, бүгенгесе турындагы уникаль материаллар белән дә танышырга була.
Эш зонасына электрон китаплар, мәгълүмат табарга уңайлы компьютерлар урнаштырылган. Уку залында кунаклар белешмә-мәгълүмати әдәбият һәм вакытлы матбугат басмалары белән таныштылар. Зал якты йомшак мебель-трансформер, компакт өстәлләр һәм урындыклар, телевизор һәм фличарт такталар белән җиһазландырылган. Китапханәдә брошюралар һәм басма продукция чыгару өчен мини-типография булдырылды. Моның өчен китап сканеры, 3D принтер, УФ-стерилизатор, термоклей машинасы, кулдан биговаль аппарат, резак һәм өстәл штриховаль машинасы сатып алынды.
Яңача үзгәртелгән китапханә барлык категория кулланучылар өчен дә уңайлы булуын исәпкә алып җиһазландырылды. Шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә уңайлы мохит тудырылды. Китапханәгә керү юлында коляскада йөрүчеләр һәм аз хәрәкәтләнүчеләр өчен пандус һәм тотка урнаштырылды. Коляскадагы инвалидлар өчен махсус җайланмалар бик уңайлы. Шулай ук баскыч - чылбырлы күтәргеч сатып алынды, сукыр һәм начар күрүче кешеләр өчен цифрлы лупалар һәм уку өчен зурайткыч пыялалар белән җиһазландырылган аерым кабинет булдырылды.
Виртуаль концерт залында кунаклар өчен йомшак креслолар һәм телевизор урнаштырылды.
Китапханәбездә китаплар саклау һәм халыкка тарату белән беррәттән, буыннарны берләштерү, иҗади яктан үсеш, һөнәри камилләшү өчен барлык шартлар да булдырылган.