Центральная библиотека

«Русская речь сквозь призму Ожегова»

Арча үзәк китапханәсендә Пушкин картасы буенча Арчаның 6 нчы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен С.И. Ожеговның 125 еллыгы уңаеннан «Ожегов призмасы аша рус теле» дигән белем аукционы үткәрелде. Китапханәче балаларны галимнең кызыклы язмышы белән таныштырды. Галимнең хезмәтләре бөек һәм куәтле телне өйрәнүчеләр өчен чын юл күрсәтүче йолдыз булуы ассызыкланды. Укучылар Ожеговның тел өйрәнүгә нинди зур өлеш кертүен белделәр. Очрашуда катнашучылар катлаулы сүзләрне бер хатасыз язу, дөрес басым кую, искергән сүзләрне дөрес куллану буенча биремнәр үтәделәр. Барлык биремнәр дә рус теленең байлыгын һәм аңа сакчыл карарга кирәк булуын искәртеп сайланган иде. Чарада иң мавыктыргыч момент  «Сүзлек запасы» дип аталган интерактив уенда катнашу булды. Биредә укучылар үзләренең эрудицияләрен һәм дөрес җавапны тиз таба белүләрен тикшерделәр. Ярыш атмосферасы  укучыларда биремнәрне үтәүгә теләк уятты, очрашуны тагын да яктырак итте.Чара балаларга рус теленең тормышыбызда никадәр мөһим булуын, аралашырга, уйларга һәм иҗат итәргә бик кирәк булуын аңларга ярдәм итте.