"Буква и слово - сила мысли"
Бүген Арча үзәк китапханәсендә Халыкара укый-яза белү көне уңаеннан югары сыйныф укучылары өчен, нетворкинг формасында эчтәлекле чара узды. Чара "Хәреф һәм сүз - фикер көче!" дигән тема астында, укучыларда әдәбият, тел һәм язма сөйләм белән кызыксынуны арттыруга, шулай ук үзара аралашуны һәм тәҗрибә уртаклашуны стимуллаштыруга юнәлдерелгән иде. Алып баручы укучыларга программаны тәкъдим итте, һәр кеше өчен грамоталылыкның әһәмиятен аңлатты. Әзерләнгән биремнәр әдәбият һәм тел белеме өлкәсеннән сайланды: катнашучылар рус язучыларына, классик һәм заманча әдәбият әсәрләренә, грамматика, орфография, орфоэпия һәм пунктуация кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр. Биремнәрнең конкурс формасында булуы һәм төрлелеге катнашучыларга үз сәләтләрен күрсәтергә, дөньяга карашларын киңәйтергә һәм рус телен белү дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирде. Мондый чаралар яшьләргә хәзерге дөньяда грамоталылыкның мөһимлеген аңларга ярдәм итә, классик әдәбиятны укуга кызыксыну уята. Шулай ук сөйләм культурасының гомуми дәрәҗәсен күтәрә. Алда санап узылган кыйммәтләр чараның уникаль атмосферасын тудырды. Уздырылган кичәдә барлык катнашучыларны уртак максат — рус теленә мәхәббәт һәм үз-үзеңне камилләштерүгә омтылыш берләштерде.