Центральная библиотека

"Символ, рождённый историей"

Арча үзәк китапханәсе «Татарстанда җәй» проекты кысаларында мавыктыргыч чара — Россиянең Дәүләт флагы көненә багышланган мастер-класс уздырды. Чарада «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр берләшмәсе активлары катнашты.

Кичә Россия Федерациясе гимнын тантаналы башкару белән ачылды. Китапханәче кызыклы интерактив әңгәмә үткәрде, катнашучыларга илебезнең дәүләт символлары турында әһәмиятле мәгълүмат бирде, мастер-класс уздырылды. Чарада патриотик рухтагы төрле уеннар оештырылды, укучыларга ватанпәрвәрлекне күрсәтү мөмкинлеге тудырылды.