Центральная библиотека

“Укы китап - белерсең хикмәт!”

      Бүген  Арчаның Җиңү паркында “Татарстанда Җәй” проекты кысаларында, XXXII Әдәби Марафон финалистлары белән “Укы китап- белерсең хикмәт!” дигән очрашу кичәсе узды. Чара уздыруның төп максаты алга таба уздырылачак әдәби марафоннарда катнашучылар санын ишәйтү, китап укуга, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү  иде. Оештырылган чарага “Әдәби марафон” проектына нигез салучы, “Белем.ру” оешмасы директоры, “Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган җәмгыятен оештыручы һәм башкаручы директор Раил Мәүлет улы Гатауллин,берничә китап авторы Люция Мәснәви кызы Әблиева , Әдәби марафончылар, китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби- иҗат берләшмәсе әгьзалары катнашты.Чарада Раил Мәүлет улы “Әдәби марафон “ проекты, туган телебезгә карата кызыксынуны арттыруга, үстерүгә, саклауга  заманча технологияләр уйлап табылу, аларның  уңышлы яклары турында сөйләде. Әдәби марафончыларның саны артып торуы куанычлы күренеш булуын ассызыклады. Люция Мәснәви кызы үзенең китаплары белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Чарада Мөндеш башлангыч мәктәбе укыларының махсус әзерләп килгән чыгышларнын карадык. Бу мәктәп укучылары укытучылары үрнәгендә озак еллар әдәби марафоннарда катнашып килүләре сөенечле күренеш . Чарада “Каурый каләм” әдәби берләшмә әгьзалары да иҗат җимешләрен ишеттерделәр, яшь буынга, каләм тибрәтүчеләргә үзләренең киңәшләрен әйттеләр. Очрашу кичәсенә Ренат Шәрәфиев үзенең яңа чыккан китабын алып килгән иде. “Кайтыйк әле яшьлек язына” китабына Ренат Минзөфәр улының төрле темаларны яктырткан шигырьләре тупланган. Каләм осталарның Әдәби марафончылар булуы да уңышлы күренеш. Димәк, һәркем камиллеккә,иҗатын үстерүгә  омтыла.

  Бүгенге чара файдалы һәм эшлекле төстә узды. Бу көн Әдәби марафончыларның күңелендә матур истәлек булып сакланыр.